Пятница, 19.04.2019
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
Наши ветераны [7]
Герои Азнакаевского района [4]
Воспоминания о войне [3]
Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар [3]
Память [6]
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары [50]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 370
Реклама
Главная » Статьи » Мы помним! Мы гордимся! » Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН МИҢНУЛЛА СӨНГАТЬ УЛЫ
Миңнулла Гыйззәтуллин Ватанны саклаучылар сафларына, фронтка 1943 елда немец-фашист илбасарларга каршы сугышта һәлак булган әтисе урынына килде. Ел ахырында Миңнулланың әнисе һәм Куки авылы колхозчылары аның Украинада гвардиячеләр сафларында сугышуын беләләр иде инде.

Механикалаштырылган гвардияче бригадада рядовой Гыйззәтуллин 2 нче мотоукчы батальонда разведчик булып хезмәт итте һәм Украина җирен азат итү өчен барган беренче сугышларда ук үзен кыю һәм тапкыр сугышчы итеп күрсәтте.

Кырык дүртенче елның язын бригада Буковинада каршылады. Ул генерал Катуков командалыгындагы танк армиясенең башка частьлары белән бергә, дошманның каршылык күрсәтүен генә түгел, бәлки пычрак юллар, ярларыннан ташып чыккан елгалар аша үткән поход кытлыкларында да җиңеп, Днестр ярларына барып чыкты.

Днестрның аръягында гвардиячеләр Залещики курортының бакчалар эчендәге җыйнак, чиста коттеджларын һәм отельләрен күрделәр. Ләкин бу тыныч шәһәрчек ул вакытта хәрби лагерь төсен алган иде. Фашистлар үзләре урнашкан биек, текә ярдан көнчыгыш ярны барлык кораллардан утка тоттылар.

Мотоукчылар елгага понтон частьлары килеп җиткәнне көтеп тормадылар. Икенче батальон отрядлары, Днепрда алган тәҗрибәне кулланып, берничә көймәдә һәм кул астында булган материаллардан җыелган салларда дошманның ташкын уты астында елганы кичтеләр. Разведчиклар, һәрвакыттагыча, көнбатыш ярга беренче булып аяк бастылар һәм бригаданың төп көчләре Днестрны кичеп беткәнче яулап алган позицияләрендә калдылар.

Гвардиячеләр, Залещикины алып һәм дошманның контратакаларын кире кайтарып, үзләре азат иткән шәһәр-курортның мактаулы исемен йөртү хокукын алдылар.

Җәйге һөҗүмдә танк армиясенең удары Вислага юнәлдерелде. 17 июльдә танкистлар һәм мотоукчылар Львовтан көнбатыштарак, урманлы, төрле су киртәләре белән кискәләнгән районда дошман оборонасын өзделәр.

Урман юллары буйлап, елгалар аша кичеп, күл һәм сазлыкларны читләтеп үтеп, дошман гарнизоннарын һәм заградотрядларны юк итә барып, частьлар алга омтылдылар. Чөнки чигенүче немец гаскәрләренә тукталырга һәм Висла ярында ныгып урнашырга мөмкинлек бирмәскә кирәк иде.

Гвардияче бригада, илбасарларны эзәрлекли барып, башка частьлар белән бергә Көнбатыш Бугны кичте һәм һөҗүмнең беренче көне ахырына элекке фронт сызыгыннан илле километр алга китте.

Бригада подразделениеләре тиз хәрәкәт итсәләр дә, разведчикларны беркайчан да узып китә алмадылар.

Бервакыт биш сугышчыдан торган группа, алга, еракка китеп, урманда дошманның машиналар һәм орудиеләр колоннасына юлыкты. Разведчиклар дошманга сиздермичә якын ук килделәр, немец часовое аларны искәреп, атарга өлгергәнче, Гыйззәтуллин аны граната ыргытып юк итте. Шунда ук иң алдагы автомашинаны һәм аның артындагы икенче машинаны ялкын чолгап алды. Көтелмәгән хәлдән каушап калган немецлар кача башладылар, ләкин алар гвардиячеләрнең автомат утына эләктеләр. Батальон килеп җиткәндә, биш разведчик, колоннаны тар-мар итеп, машиналар һәм орудиеләрне кулга төшергәннәр иде инде.

Икенче тапкыр Миңнулла бер иптәше белән, оккупантлар кулындагы авылга барып, анда немец часте штабы урнашканлыгын белде. Взвод тулысы белән килеп җиткәч, разведчиклар штабны камап алдылар һәм тәрәзәләргә гранаталар ыргытып, урамга йөгереп чыккан гитлерчыларны автомат уты белән дөмектерделәр.

Гвардиячеләр, тәүлек саен кырыгар-иллешәр километр ара үтеп, немецларны Сан елгасы ярларыннан алып ташладылар һәм елганың көнбатыш ярына чыктылар.

Сан елгасыннан соң, бигрәк тә шәһәрләр һәм зур авыллар тирәләрендә, дошманның каршылык күрсәтүе көчәйде.

Шундый ныгытылган пунктларның берсе өчен барган сугышта разведчиклар взводы дошманның чигенү юлын кисәргә приказ алды.

Взвод командиры, сугышчыларга бурычны аңлатып:

— Эш бик җаваплы, дуслар, командование безгә ышана,— диде.

Чигенүче немецлар үз тылларында засадага очрагач, бик нык куркуга төшеп, төрле якка кача башладылар. Ләкин алар арасында ничек кенә булса да взвод позициясе аша үтәргә маташучылар да табылды. Окопларда утырган разведчиклар өстеннән танклар гөрләп уздылар, ләкин батыр сугышчылар, моменттан файдаланып, дошманның корыч махиналарына гранаталар ыргыттылар, ә пехотасын пулемет уты белән туктаттылар. Фашистларның ике танкысы яндырылды һәм дистәләрчә солдаты юк ителде.

30 июльдә танкистлар һәм мотоукчылар Висла үзәнлегенә чыктылар. Алар дошманның тар-мар ителгән гаскәрләре калдыкларына елганың көнбатыш ярына чыгарга мөмкинлек бирмичә, тулы сулы елгага куәтле, тыелгысыз ташкын булып килделәр. Озакламый совет танклары су кырыенда ук иделәр инде.

Кичкә таба частьлар елганы кичәргә приказ алдылар. Подразделениенең иң яхшы алты разведчигын батальон командиры капитан Сергиенко үз янына чакыртып алды. Алар арасында Гыйззәтуллин да бар иде. Батальон командиры елганы төнлә белән кичү турында генералдан приказ алынуын әйткәч, разведчиклар алдына дошманның елга аръягындагы позицияләренә һәм аның көченә разведка ясау бурычын куйды.

Разведчиклар елга буенда бер генә көймә дә тапмадылар. Киң елга аркылы ничек чыгарга соң? Вакыт көтми. Шуңа күрә аларга кул астында булган әйберләр белән канәгатьләнергә туры килде. Разведчиклар эшне озакка сузмыйча кечкенә генә сал ясап, аны барыннан да элек рация һәм сугыш припаслары өчен файдаланырга булдылар, суга шулай ук берничә бүрәнә дә төшерелде. Миңнулла автомашина камерасын файдаланырга булды.

Немецлар, совет гаскәрләренең елга аша чыгарга хәзерләнүен белеп, елганы һәм аның көнчыгыш ярын бик күп батареяләр уты астында тоттылар, һавада берөзлексез «юнкерс»лар һәм «мессершмитт»лар очып йөрде. Безнең гвардияче частьларның артиллеристлары дошманга актив җавап кайтардылар.

Кич белән сәгать җиделәрдә разведчиклар куркынычлы юлга чыктылар. Үзе өчен истәлекле булган бу вакыйга турында Гыйззәтуллин болай ди: «Елга аша без салда һәм бүрәнәләрдә йөздек, мин үзем автомобиль камерасын кулымнан ычкындырмадым. Елганы кичү үтә кыен булды: агым безне түбән таба сөйрәде, тирә-якта бертуктаусыз снарядлар һәм миналар шартлап торды. Ике иптәшебез һәлак булды, яр буена без дүртәү генә барып җиттек».

Разведчикларның бәхетенә каршы, алар коры җиргә чыккан урында дошманның постлары яр буенда ук тормый иде. Разведчиклар, яр буендагы куаклыкка һәм чокырларга яшеренеп, елгадан ераграк китәргә ашыктылар һәм, бер авыл янына килеп чыгып, басуда эшләүче бер крестьянны күрделәр.

— Рус жолнерлары?!— диде аларны күреп гаҗәпләнгән һәм шатланган карт поляк.— Сез кая барасыз? Авылда немецлар.

— Ә күпме соң алар? — дип сорады карттан разведчиклар отделениесе командиры.

Крестьян немецларның кайда урнашуы һәм көчләренең күпме булуы турында бик теләп сөйләп бирде. Ахырында ул авылда күптән түгел гитлерчылар Германиягә куып алып киткән Украина эшчеләре арасыннан качып калган берничә кешенең яшеренеп ятуы турында әйтте. Разведчиклар соравы буенча поляк тиз генә авылга кайтып килде. Аның белән разведчиклар янына ике украин егете дә ияреп килде.

Бу егетләр дә разведчикларга кирәкле мәгълүматлар бирделәр һәм разведчиклар аларны үзләре белән алырга булгач бик шатландылар. Шуннан соң бу кечкенә отряд егетләр ярдәмендә алга, дошман ныгытмаларына таба юнәлде.

Дошманның оборона системасы турында җыелган мәгълүматларны разведчиклар радио аша часть штабына тапшырдылар һәм бригаданың елганы кичә башлавын көттеләр. Аларга озак көтәргә туры килмәде. Немецлар ягыннан утның көчәюе безнең беренче подразделениеләрнең елга аша чыга башлауларын күрсәтте.

Полкташ иптәшләре елгада дошманга каршы сугышканда, разведчиклар да кул кушырып утырмадылар. Миңнулла яр буендагы бер окопка һөҗүм итәргә тәкъдим итте. Бу тәкъдим белән барысы да килештеләр. Сугышчылар шуышып окопка якынлаштылар һәм һәркайсы, икешәр-өчәр граната ыргытып, окопка бәреп керделәр. Кинәт ясалган һөҗүмнән каушап калган фашистлар озак каршылык күрсәтә алмадылар. Бу сугышта Гыйззәтуллин үзе генә дә егермедән артык гитлерчыны дөмектерде.

Разведчиклар окопны алгач, көчле контратакаларга да карамастан, аны яңадан дошманга бирмәделәр. Шунда алар елганы кичкән гвардиячеләрне каршыладылар, аннары батальонга юл күрсәтеп алга киттеләр.

Ике айдан соң, сентябрь ахырында, икенче батальонда ике разведчикка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бу разведчикларның берсе Миңнулла Гыйззәтуллин иде.

Советлар Союзы Герое Гыйззәтуллин Залещики бригадасы сафларында Берлинга барып җитте.
Категория: Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Добавил: ursaevo (26.03.2013) | Автор: Л. Ханин
Просмотров: 307 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2019
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.