Среда, 16.10.2019
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
Авыл һәм мәктәп тарихы [8]
Халкыбыз язмышы турында уйланулар [8]
Р. Зариповның "Татар кешесе беренче маймыл булганмы?" китабы
Еллар авазы [13]
Зарипов Робертның китабы.
Азнакай – Тымытык төбәге тарихы [50]
Зарипов Робертның китабы
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 370
Реклама
Главная » Статьи » Безнең тарихыбыз » Азнакай – Тымытык төбәге тарихы

II кисәк. XX БҮЛЕК. УРМАННАР – ЗУР БАЙЛЫК

Урман хуҗалыгы эшләре Петр I патшалык иткән чорда дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә. Россия бик күп сугышлар алып бара, диңгезгә чыгу өчен флот булдыруны патша беренче бурыч итеп куя.

1718 елда Петр I Адмиралтейск приказы каршында Урман конторасы ача һәм «Казан һәм Нижегородск губерналарында имән урманнарын саклау һәм карау» дигән указы нигезендә Казан адмиралтействосы оештырыла.

Екатерина I тәхеткә утыргач, Урман конторасы бетерелеп, урманнарны саклау һәм карау алпавытларга, старосталарга һәм приказчикларга йөкләнә. Гомуми күзәтү воеводаларга һәм губернаторларга тапшырыла. Мондый чаралар урманнарны юкка чыгару дәрәҗәсенә китерә: рөхсәтсез урман кисү, чәчүлек һәм болынлыклар өчен меңнәрчә-меңнәрчә гектар агачлар аударыла. Павел I чорында бу кимчелекләр бетерелә.

1998 елда Россиянең урман департаменты оештырылуга 200 ел тулган иде. Шушы 2 гасыр вакыт эчендә урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итүче органнарның исемнәре күп тапкыр үзгәрсә дә, урманчыларның төп бурычлары булып урманнарны саклау, яңаларын утырту, бердәм урманчылык сәясәте алып бару тора. Бу бүген дә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә урманчылыкны рациональ алып бару, аларны саклау һәм тулыландыру РФ өчен дә, ТР өчен дә милли сәясәт кенә түгел, ә бәлки бөтен кешелек дөньясы өчен глобаль проблема. 2011 елда Азнакай урман хуҗалыгы үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Китапның бу бүлегендә сүзне тулысынча Азнакай урман хуҗалыгы хезмәткәре Альфир Габдрахман улы Галимовка (фотода) бирәбез.

Азнакай урман хуҗалыгы хезмәткәре Альфир Габдрахман улы Галимов.

«Безнең урман хуҗалыгы 1931 елда оештырылган иде. Ул башлыча Азнакай, Сарман, Мөслим районнары территорияләрен үз эченә ала. Административ-хуҗалык мәсьәләләре буенча урман хуҗалыгы 5 урманчылыкка бүленә: Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш, Сарман һәм Чатыртау урманчылыклары. Урман хуҗалыгының гомуми мәйданы 44402 гектарга җитә. Шушы мәйданнарның 28%ын ылыслы, 18%ын каты яфраклы һәм 54%ын йомшак яфраклы агачлар били. Яшел зонада урман паркы, саклагыч урманнар һәм файдалану урманнары бар. Безнең урманнарда нигездә каен, нарат, имән, усак үсә. Сирәк кенә юкә, чыршы, тал, зирек, карагач һәм башка агачлар да очрый. Урман хуҗалыгы коллективы тарафыннан соңгы елларда урманнарны саклау һәм һәм зурайту максатларында шактый гына эшләр башкарыла. Табигать һәйкәле Чатыртау итәгенә каен һәм башка яфраклы агачлар утыртылда. Урман хуҗалыгының үзенең питомнигы бар. Монда чыршы, нарат, карагач, каен, юкә, шомырт, миләш, гөлҗимеш, камырлык үсентеләре утыртыла. Урманчылык хезмәткәрләре тырышлыгы белән каен, юкә, карагач һәм башка агачларның орлыкларын җыю оештырыла. Агачларны карап үстерү, ярдәмче хуҗалык өчен печән, халыкка, предприятиеләргә сатарга агач, төрле үлчәүдәге буралар хәзерләү белән дә шөгыльләнәбез. 1978-1979 еллардагы көчле салкыннар нәтиҗәсе буларак урманнарыбызда имән агачлары гаять кимеде. Ә бит 1940 елларда имәнлекләр урманнарыбызның 40%ын биләп торганнар. Соңгы мәгълүматларга караганда имәнлекләрнең мәйданнары 1542 гектарга кимегән. Урман хуҗалыгы тарафыннан бу өлкәдә планлы эш алып барыла. Соңгы елларда һәр ел саен 50 гектардан артык мәйданда имәнлек утыртыла. Аларның мәйданы 420 гектарга артты. Урман фондының 71%ы II группа эксплуатация урманнарыннан тора. Аларның төп файдаланышы − халык хуҗалыгын агач материаллары белән тәэмин итү. Урманчылар беләләр, өлгергән урман ул − өлгергән уңыш кебек. Һәм аны да яңа буын урманнар калкып чыксын өчен үзвакытында җыйнап алырга кирәк. Җитлеккән агачларны үзвакытында кулланмау − әрәмгә киткән агач материаллары, яңа буын урмансыз калуга тиң. Урман хуҗалыгы буенча билгеләнгән агач кисүләрнең планы, агач утырту һәм үстерү мәйданнарыннан артып китми. Димәк, экологик тигезлек саклана дигән сүз. Шуңа да карамастан һәр елны урман фондын файдалану кимүгә таба бара. 1993 елда 32.7 мең куб.метр агач хәзерләнгән булса, бу күрсәткеч 1998 елда бары 144 мең куб.метр булды (25,9%). Агымдагы елның 9 аенда 21,0 мең куб.метр әзерләнде (37%), бу өлкәдә беркадәр күзәтелә.

Әйе, моның төп сәбәпләренең берсе булып илдә барган икътисади кризис, агач материалларын кулланучыларның средстволары җитмәү булса, без үзебезнең өстән дә җаваплылыкны төшермибез. Товар продукциясе эшләп чыгаруда, урманнарны кисүдә өр-яңа, заманча технологияләр кертеп, эшне тиешле югарылыкта оештырырга кирәк. Урман фондының сыйфатын яхшыртуда санитар кисүләрнең әһәмияте бик зур.

Урман эшендә техник чараларның әһәмиятен бер дә киметмичә, беренче планга финанс проблемалары чыга. Ә алар бүген гаять катлаулы. Шуңа да карамастан эшче хезмәткәрләребезгә хезмәт хакларын вакытында түләүгә ирештек. Ул урман хуҗалыгы буенча 791 сум тәшкил итә. Бюджетка һәм бюджет булмаган фондларга акчаны вакытында һәм тулы күләмдә күчереп барабыз. Урман хуҗылыгын алып баруда чыгымнарны кыскарту буенча күп кырлы эшләр башкарыла. Азнакай урман хуҗалыгының ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы системасында иң алдынгы урыннарда баруы белән без чын-чынлап горурлана алабыз. Бу коры сүзләр генә түгел. Уңышларга ирешүнең нигезен кешеләребезнең профессиональ, тырыш хезмәтләреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Һөнәри бәйрәмебез көннәрендә урман эшенә үзләренең бөтен гомерен багышлаган, хуҗалыкның алтын фондын тәшкил итүче кешеләребезнең, хезмәт алдынгыларыбызның исемнәрен атап узасым килә. ТРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, озак еллар хуҗалыкны җитәкләгән С.Г. Гурьянов алдында без барыбыз да баш иябез. Азнакай урман хуҗалыгын формалаштыруда аның хезмәтләре санап бетергесез. ТРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре С.Г. Кашаров, озак еллар баш лесничий булып эшләгән мәрхүм Ю.Л. Киреев, лесничийлар Альберт Галимов, Ильяс Галимов, мастер Г. Галәветдинов, урманчылар М. Сәлимов, И. Ибраһимов, С. Нуриев, К. Галимов, агач эшкәртү цехы мастеры А. Хөснетдинов, станок бригадасыннан Г. Габдуллина, М. Мөхәммәтвәлиева, Р. Хаҗиев, Д. Фазлыев, Х. Заһитов, эшчеләр И. Гарифҗанов, Р. Зиннәтуллин, Р. Габдуллин, машина йөртүчеләребез М. Гафиятуллин, М. Әхмәтов, урман хәзерләүчеләр бригадасыннан В. Барнаев, Р. Фәрхетдинов, Л. Михайлов, умартачы М. Кирамовларның хезмәтләре белән бөтен коллектив горурланып яши. Безнең коллектив тырыш, бирегә үз хезмәтләрен яратып башкаручылар тупланган. Азнакай урманчылыгы агымдагы елда бигрәк тә уңышлы эшли. 1995 елда кабат оештырылган Сарман урманчылыгы, Чатыртау урманчылыгы коллективлары да уңышлы эшлиләр.

Коллективның ветераннарын, бүген эшләүче барлык урманчыларны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлап, эштә яңа уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телим.

Альфир ГАЛИМОВ,
Азнакай урман хуҗалыгы директоры,
ТРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре.

Урманчы ата-бабалар үстергәнне карый, ә ул утыртканы оныкларына кала. Кеше үз гомерендә күпме дә булса агач утыртырга тиеш!

Тарихи сәхифәләр.

 

Тарихи сәхифәләр.

Категория: Азнакай – Тымытык төбәге тарихы | Добавил: ursaevo (21.01.2013) | Автор: Зарипов Р.С.
Просмотров: 1579 | Комментарии: 4 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2019
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.