Пятница, 19.04.2019
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
Авыл һәм мәктәп тарихы [8]
Халкыбыз язмышы турында уйланулар [8]
Р. Зариповның "Татар кешесе беренче маймыл булганмы?" китабы
Еллар авазы [13]
Зарипов Робертның китабы.
Азнакай – Тымытык төбәге тарихы [50]
Зарипов Робертның китабы
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 370
Реклама
Главная » Статьи » Безнең тарихыбыз » Азнакай – Тымытык төбәге тарихы

II кисәк. XVIII БҮЛЕК. МАТБУГАТ - ТАРИХ КӨЗГЕСЕ

«Маяк» («Коммуна») газетасы тарихы − районыбызның елъязмасы.

1930 елны районда беренче тапкыр газета нәшер ителә башлый һәм ул «Коммуна» исеме астында чыга. Латин графикасында басылган газетаның кайбер нөсхәләре бүген дә район архивында саклана. Район тарихын язганда күп кенә мәгълүматлар шулардан алынды һәм китапны тулыландырырга ярдәм итте.

«Маяк» («Коммуна») газетасы тарихы − районыбызның елъязмасы.

Азнакайда редакция һәм типография башта иске Азнакайдагы район мәдәният йортына (элеккеге мәчеткә) каршы бер кечкенә генә алты почмаклы агач йортка урнаша. 1935 елда саман кирпечтән эшләнгән зуррак бинага күчеп урнаша (хәзерге район поликлиникасына каршы урында). Ул елларда хәреф җыйнау һәм газетаны басу тулысынча кул хезмәтенә нигезләнгән иде.

И.К.Газизуллин бүгенге көндә

Ул елларда редакциядә һәм типографиядә эшләгән коллективтан исән кешеләр аз инде. Хатлар бүлеге хезмәткәре эшен башкарган 9 нчы дистәне куучы Сорур Закирова хәзер дә исән. Ә соңрак, 30 еллар ахырында, 40 нчы елларда Кәримә Зиннурова-Хуҗина, Нәбилә Ибраһимова, Зәйтүнә Мортазина, Ямал Хәкимова, Мәдинә Миргалиевалар эшлиләр.

1940 елны кириллицага күчеп, «Коммуна» исеме белән газета 1962 елга кадәр чыга. 1962-65 елларда Бөгелмәдә алты районга бер булып «Хезмәткә дан» исемле газета чыкканын өлкән буын әле хәтерлидер. Шуннан соң, ягъни районнар һәм аларның газеталары торгызылгач, Азнакайда газета «Маяк» исеме белән чыгуын дәвам итә һәм менә шушы вакыттан бирле без «Маяк»лы. Газета төрле чорлар кичерде. Шунысы игътибарга лаек − ул һәрчак үз кыйбласына тугры кала. Иң мөһиме хезмәт кешесе, аның эчке дөньясы, район, төбәк үсешенә керткән өлеше, районыбыз ирешкән уңышлар турында зур горурлык хисе белән газета битләрендә яктыртылып килде.

Газета төбәгебездә сәяси тотрыклылыкны саклап, төрле милләт халкының үзара килешеп матур яшәвенә зур өлеш кертә. Бик күпләр тормышында ул чынлап та, якты маяк, юл күрсәтүче булып тора. «Маяк» − ул районыбыз елъязмасы гына түгел, яшәешебез көзгесе дә. Районыбызның киңкырлы тормышы бар яклап газета битләрендә ачык чагыла.

1932 елда редакциядә һәм типографиядә эшләүчеләр: редактор Хәлил Кәрәмуллин, Гыйниятулла Насыйров (секретарь), Габделислам Маҗкаев (хәреф җыючы), Сәмигулла Шәрифуллин (секретарь), Җиһангир Шакиров (хәреф җыючы), Миннехәер ? (машинист), Миннегали Латыйфуллин (хуҗалык мөдире) һ.б.

Шул елларда «Кызыл Татарстан» газетасы үз хәбәрләре астына хәтта уңай эшләр турында язганда да «Юлбарыс», Бала каз, Тургай, Чуртан, Кармак, Себерке кебек имзалар куйган мәкалә авторларын һәм аларны басып чыгарган район газеталарын тәнкыйть астына ала, алар арасында безнең «Коммуна» да бар.

«Әлкәй кустына кергән мәктәп укытучылары наданлыкны бетерү өчен көрәшмиләр» исемле мәкаләдә Мәлбагыш, Чатра башлангыч һәм Әлкәй ТБУМында кайбер укытучылар укыткан балаларның бик хаталы итеп язулары тәнкыйтьләнгән. Монда «Коммуна»ның, һичшиксез, үз гаебе дә бар - чөнки аңарда да «арфаграфия, сетилистика, пунктовация» хаталары тулып ята.

Дөрес язу, матур һәм килешле җөмлә төзелеше буенча матбугат органнары, китаплар һәрчак үрнәк саналды һәм санала ич.

Газета бер үк вакытта илдәге вакыйгаларны яктыртучы язмалар да урнаштыра.

Газетаның (1934 ел, 4 декабрь) беренче бите тулысынча, чираттагы санның өлешчә шулай ук беренче бите С.М. Кировның үтерелүе уңаеннан кайгы хәбәрләре белән тулып чыккан.

«Коммуна»ның 1935 елдагы беренче саны 3 гыйнварда чыгып, редакторы − Г. Кәбиров, тиражы әле күрсәтелмәгән. Шул ук көнне партия райкомының чираттагы пленумы булган, доклад белән райком секретаре Ильин чыккан. 16 гыйнвар санында Татарстан Совнаркомы председателе Кыям Абрамовның Советларның бөтен Татарстан съездындагы доклады бирелгән. Шушы ук газетада Стәрле һәм Туйкә авылларыннан муллалыгын һәм мөтәвәллиген ташларга уйлаган ике дин әһеленең белдерүе бар. Ниһаять, тираж да күрсәтелгән − 4300. Подписка хакы әле күрсәтелмәгән.

Эшче һәм авыл хәбәрчеләре хәрәкәтенә партия җитәкчелеге,, троцкийчылар, зиновьевчылар белән көрәш турында төрле карарлар, «Правда» һәм өлкә газеталарыннан күчереп басылган материаллар һаман ешая бара. Вакытлы матбугатка язылу буенча айлыклар, конкурслар оештырыла. Экспортка китә торган пушнина, каз мамыгы-каурые җыйнау, сарык эчәгесе хәзерләү кебек эшләрнең начар алып барылуы тәнкыйтьләнә. Районның барлык авылларында наданлыкны бетерү буенча мәктәпләрнең эше даими яктыртыла. ТАСС һәм җирле рәсемнәр газета битләрендә һаман күбәя.

«Коммуна»ның 19 февраль санында ВКП(б) Үзәк Комитеты органы булган «Районная и политотделская печать» журналыннан тәрҗемә итеп басылган «Җитәкчесез һәм ярдәмсез» дигән мәкалә урнаштырылган Анда редакциянең эшчәнлегенә, тулаем алганда, уңай бәя бирелгән, ә җитәкчелек итәргә һәм кирәк чакта ярдәм күрсәтергә тиешле булган Азнакай райкомы, аның секретаре Ильин һәм Тымытык МТСы политотдел начальнигы Сафаров яхшы ук тәнкыйтькә эләккән. Бу тәнкыйтьтән партиянең өлкә комитеты «Кызыл Татарстан» газетасы хезмәткәрләре дә читтә калмаган, чөнки «Коммуна» газетасына карата аларның да бернинди дә ярдәме булмаган.

1936 елның 5 май санында (Матбугат көне) район газетасының кайсы колхозда күпме алдырылуы хакында сводка бирелгән. Иң күп алдыручылар: К.Маркс исемендәге колхоз − 357 хуҗалыкка 260, «Нариман» (Мәлбагыш) − 317 хуҗалыкка 202, «Комбайн» − 110 хуҗалыкка 94, «Яңа көч» (Балтач) − 257 гә 207, Яшләү − 43 хуҗалыкка 38 данә һ.б. Июль аеннан башлап, газетаның җаваплы редакторы − В. Закиров, җаваплы секретаре − Г. Зәйди.

«Хезмәткә дан» газетасы Азнакай районында 1962 елда таратыла. 1963 елда колхоз-совхоз производство идарәләре икешәр районны берләштерерлек итеп оештырыла, Азнакай районы Әлмәт белән кушыла. Партком секретаре Ә.Б.Баһаветдинов. 1963 ел башыннан парткомның матбугат органы булып «Маяк» газетасы чыга башлый. Редакторы Бари Вафа улы Вафин. 1965 ел башыннан районнар таратыла һәм «Маяк» Азнакай райкомы органына әверелә. Редакторы гыйнвар аеннан Мозаффаров Н.Ф. Өч ай чамасы газета Әлмәттә басыла, апрельдән, үзебезнең типография аякка бастырылгач (мөдире Мәйсәрә Сабур кызы Хафизова), үзебездә басыла башлый. 1966 елның июленнән редактор Ибраһим Солтан улы Дәүләтшин.

80 ел яшәү дәверендә «Маяк» газетасы үз укучыларына тугры юлдаш булып калды һәм әле дә шул максатын дәвам итә. Шактый гына чарланып өлгергән каләмле, бердәм, тату коллектив тупланды. Инде шактый еллар коллективта кадрлар алмашынуы, гомумән, ят күренеш. Иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең күпләре 15-30 еллык хезмәт стажлы. Әсгать Сәгытдинов 30 елдан артык эшләү чорында авыл хуҗалыгын биш бармагыдай белгән тәҗрибәле хезмәткәргә әйләнде. Нәсимә Камалиева төрле бүлекләрдә чыныгу алып, инде озак еллар яшьләр белән эшләү бүлеген җитәкли. Расиха Фаизова − җаваплы сәркатип, газетабызның «йөзен» ул тудыра. Нинди генә темага алынмасыннар, аны укучыга барып җитәрлек итеп ачып бирә алган хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова, корреспондент Нәсимә Фазлыева, промышленность бүлеге мөдире Нәфис Гәрәйшин, реклама бүлеге мөдире Резидә Шәрипова, дубляж буенча урынбасар Фәния Хөснетдинова, тәрҗемәчеләр Рәмзия Габдуллина, Наилә Газизуллина, машинистка Әлфия Шәфыйкова шактый еллар эшлиләр, алыштыргысыз хезмәткәрләр. Коллективка яңарак кабул ителгән Лиза Нурлыева да укучыларга инде яхшы таныш. Операторлар Ирина Юдина, Гөлшат ? да вазифаларын намус белән үтиләр.

Газета − ул коллектив хезмәт җимеше. Бүгенге буын журналистлар элеккеге традицияләрне дәвам итеп, вакыт темпларыннан калышмыйча тормыш эчендә кайнарга, заман сулышын тоеп туктаусыз алга атларга, үзенең каләме белән төбәгебезнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итеп яшәргә омтыла. Газета укучыларыбызны кызыксындыру өчен күп эзләнергә, уйланырга, тормышта алгы этапта барырга тырыша, халкыбызга рухи азык бирү өчен иҗат газабында янып яши иҗтимагый-сәяси тормышыбызның алгы сафында баручы каләм ияләре.

Тормышыбыз күпкырлы, сүз дә юк. Район матбугаты аны һәръяклап колачларга омтыла. Бу өлкәдә газета хезмәткәрләренә ярдәмгә штаттан тыш хәбәрчеләрнең, газета укучыларының язмалары, хатлары ярдәмгә килә. Районыбызның төрле почмакларыннан алар тормыш сулышын китерә. 2000 елда редакция почтасына 1000 нән артык хат-хәбәр алынды. Газетаның эчтәлеген баетуда хәбәрчеләребез − озак еллар газета белән актив аралашып яшәүче Тәкыя Шәрипова, Роберт Зарипов (Урсай), Мөдәрис Усманов (Туйкә), Зөләйха Асылова (Әлкәй), Зәмзәмия һәм Шаҗәр Габделхаковлар (Тымытык), Миргасим Касыймов, Ниһат Мозаффаров, Нәфис Әхмәт, Наил Абдуллин, Луиза Мусина, Сәйдә Миргасимова, Рәис Миннеханов, Гөлсирин Гобәйдуллина, Мәгъсүмә Гәрәева, Наилә Шәяхмәтова, Сәйдә Назирова, Раил Тимашев, Римма Абдуллина, Әлфинур Галиева, Рәшит Измайлов, Флера Мансурова, Гөлфия Мостафина, Әнисә Абдуллина, Идрис Кәримов, Мирхатип Кашапов (Азнакай), Сәрия Вилданова (Мәнәвез), Мәхтүрә Мусина, Фәния Шәйхетдинова (Үчәлле), Мөнирә Хәбирова (Урманай), Мөгамбәр Галиев (Вахитов), Хәмит Хәйретдинов (Уразай), Фәйрүзә Исмәгыйлова, Сәлимә Газизова (Карамалы), Илдар Идиятуллин (Татшуган), Мөслимә Сәлахова (Әгерҗе), Җинан Гарифуллина, Рәйсә Карповпа, Владимир Соколов, Раян Фарукшин, Виктор Юмартов, Ләйлә Кәрамова, Рафика Арсланова (Актүбә), Хәмит Гыйльфанов (Әсәй), Сәлах Шәрипов, Франс Хәлилов (Бөгелмә), Илдус Мәрданшин (Җәлил) һәм башка хәбәрчеләребез вакыйгаларны вакытында киң катлам укучыга җиткерүдә зур тырышлык куялар.

Редакция коллективы газета тормышын тирән эчтәлекле, киңкырлы итүдә һәм укучыга кирәкле мәгълүмат бирүдә яңа формалар, яңа темалар эзли. Газета һәрнәрсәдә − укучылар сорауларымы, куелган проблемалармы − иң асылына барып җитәргә омтыла. Газетабыз өйләребезгә яктылык һәм яхшылык алып керә икән, без моңа бик шатбыз. «Маяк» киләчәктә дә үз кыйбласына тугры калыр.

Халкыбызның күңелендә бетмәс-төкәнмәс моңнар, җырлар саклана. Телдән-телгә, күңелдән-күңелгә күчеп ул ерак гасырлардан бүгенге көнгәчә килеп җиткәндер. Бөек Тукаебыз әйткәнчә алар «Безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәхетле бер мирастыр». Сулар өчен һава, эчәр өчен су, азыкланыр өчен икмәк кирәк булган кебек үк кеше җаны рухи азыкка да мохтаҗ. Шуңа да аны тудыручы сәләт ияләре аерым игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Ә бу өлкәдә иҗатчыларны районда инде 40 елдан артык бер канат астына җыйнаучы, берләштерүче оешма, берләшмә − «Маяк» газетасы редакциясе каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәбият-сәнгать берләшмәсе.

Шушы елларда «Гөлстан»да канат ныгытып, «Маяк» газетасы тирәсенә җыйналып иҗат итеп хозур шигърият дөньясына күп талантлар үсеп чыкты. Шулар арасыннан якташларыбыз − шагыйрьләр Балтач авылы егете Марсель Галиев, Әсәй авылы егете Нур Әхмәдиев, Уразайдан Ирек Бәдретдинов, район һәм шәһәр хакимияте башлыгы Әнәс Исхаков, халык җырчысы Сәрия Вилданова, кабатланмас шагыйрәбез Фәйрүзә Исмәгыйлова, җир җанлы, тирән фәлсәфи шигырьләре белән бөтен республикага таныш Илдус Гыйләҗевләр бар. «Гөлстан» әдәбият берләшмәсен оештыручыларның берсе булган, берләшмәне озак еллар җитәкләгән олуг язучы, Тукай премиясе лауреаты, мәрхүм Мәхмүт ага Хәсәновның исеме белән «Гөлстан»лылар ничек горурланмасыннар. «Гөлстан»ны беренче оештыручылар Ибраһим Вәлиев, Туйкә авылында яшәп иҗатитүче Мөдәрис ага Усманов, «Маяк» газетасының җаваплы секретаре булып эшләгән Мөгамбәр ага Шәрифуллиннар безнең остазларыбыз.

Еллар уза, сулар ага тора. Берләшмәгә дә яңа көчләр килә. Быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулган көннәрдә − шигырь бәйрәмнәре гөрләп узды. «Маяк» газетасы редакциясе һәм «Гөлстан» әдәбият берләшмәсе юбилей уңаеннан иң яхшы язмаларга, сәнгать әсәрләренә конкурс игълан иткән иде. Бәйгедә Актүбә сәнгать мәктәбе һәм Азнакай татар-төрек гимназиясендә тәрбияләнүчеләр, иҗат итүчеләр I урынны алдылар. II урынга үзләренең матур-матур шигырьләре белән Чубар Абдул урта мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы Илдар Җамалиев, һәм Мәлбагыш урта мәктәбе, 11 сыйныф укучысы Руслан Заһитовлар лаек булды. III урынны Илбәк урта мәктәбе, 9 нчы сыйныф укучысы Зәйтүн Газизовлар алды.

Конкурста район һәм шәһәр урта мәктәпләреннән 100 дән артык иҗат белән шөгыльләнүче укучы бала катнашты. Иҗат өлкәсендә киләчәгебез якты, өметле безнең.

Мәктәп тормышы вакыйгаларга бик бай. Уку, спорт, экскурсия, походлар, очрашулар, конкурслар, кичәләр, интеллектуаль бәйгеләр... Тормышның якты һәм караңгы яклары, гаилә хәлләре, әти-әниләр һәм балалар арасындагы мөгамәлә, беренче мәхәббәт, дуслык, сәясәт, мода, туризм, музыка, кино - болар берсе дә укучы балаларны читләтеп үтми. Бу турыда алар үзара сөйләшәләр. бәхәсләшәләр. Уйланалар. Үз фикерләре белән газета битләрендә уртаклашырга телиләр. Нәкъ менә укучыларның теләге һәм соравы буенча Азнакай районы хакимияте башлыгы Ә.Г. Исхаков 1998 елның башында яшьләр өчен газета чыгара башлауга фатиха бирде. (Хәзер дә ул өлкәннәрдән иң кызыксынган кеше).

Газетаның исемен конкурс нигезендә укучы балалар үзләре билгеләде: «Спектр». Ни өчен «Спектр»? Чөнки яшьләр газетасы иҗат шатлыгын да, проблемаларны да, начар якларны да чагылдырырга тиеш. Шуңа күрә анда спектрдагы бөтен төсләр дә була.

«Спектр»ның беренче саны дөнья күргәнгә инде 3 ел тулды. Бу чор эчендә яшьләр газетасы исеменә 600 ләп хат килде. Шуларның 400 гә якыны басылып чыкты. Беренче актив хәбәрчеләребез: 3 нче мәктәптән игезәк Илмира һәм Эльвира Мөхитовалар, татар-төрек гимназиясеннән Лилия Ибраһимова, 2 нче мәктәптән Ләйсән Галиева, 5 нче мәктәптән Шамил Зарипов, Илбәктән Айгөл Закуанова, Эльвира Әбделвәлиева һ.б.

Алсу Вилданова, 8 нче мәктәптән Алина Швецова, татар-төрек гимназиясеннән Айгөл Шәрипова редколлегиянең үзәген тәшкил итәләр. Урсайдан Ләйлә Гатина, Мәлбагыштан Илнур Мөхәммәтшин, Илбәктән Лилия Әбделвәлиева, тымытык, Карамалы, Үчәлле, Азнакай мәктәпләре (бигрәк тә 7 нче, 8 нче, 6 нчы мәктәп) укучыларының язмалары да газетабызны тулыландырып торалар.

Беренче 30 ел эчендә редактор булып тордылар: Хәлил Кәрамуллин, Гомәр Кәбиров, Вәли Закиров, Миргасыйм Касыймов, Әхмәт Муллагалиев, Гайсә Исламов, Мөгыйн Мортазин, Маһинур Мөхитова, Миннеямал Сәеткулова, Дамир Зарипов. Әгәр инде бу исемлекне дәвам итсәк Ниһат Мозаффаров, Ибраһим Дәүләтшин, Ясир Хөснетдиновның исемнәре азнакайлыларга яхшы таныш.

Бүгенге көндә «Маяк» газетасының баш мөхәррире Гәүһәр Шәймәрданова, ул болай ди: «Маяк» минем тормышымда искәрмәстән һәм очраклы гына күрешә булып, ахырда дәвамлы һәм мавыктыргыч романга әверелде».

Әсгать Хаҗи улы Сәгыйтдинов

Әсгать Хаҗи улы Сәгыйтдинов 'Маяк' газетасы мөхаррир урынбасары. Журналист булып 40 нчы елын каршылый.

 

Районның 'Маяк' газетасы һәм Азнакай типографиясе.

Районның "Маяк” газетасы һәм Азнакай типографиясе.

Категория: Азнакай – Тымытык төбәге тарихы | Добавил: ursaevo (21.01.2013) | Автор: Зарипов Р.С.
Просмотров: 900 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2019
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.