Понедельник, 19.04.2021
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
Безнең тарихыбыз [79]
Публикации [9]
Мы помним! Мы гордимся! [73]
Великая Победа в Великой Отечественной войне
Странички истории Татарстана [17]
Документы [12]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 375
Реклама
Главная » Статьи

Всего материалов в каталоге: 190
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 3 ... 18 19 »

В.С. Графовның сугышка кадәрге бөтен тормышы Бөгелмәдә үтте диярлек. Анда ул җиде еллык һәм профессиональ-техник мәктәпләрдә укыды, машина-трактор ремонт мастерскоенда югары квалификацияле слесарь булып эшләде. Хәрби хезмәт вакытында гына туган шәһәреннән аерылып торды. Башта ул действительныйда хезмәт итте, аннары Халхин-Гол елгасы янында япон агрессорларына каршы сугышларда катнашты. 1941 елның башында Графовны Бөгелмә машина-трактор мастерское директоры итеп билгеләделәр. Яшь хуҗалыкчы эшне үзләштереп кенә өлгергән иде, сугыш башланып китте.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 615 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Полковник Пушкин командалыгындагы танк бригадасы 1942 елның 13 июлендә каты сугышлар кичереп, ялыктыргыч марш ясаганнан соң, беренче батальон танкистларын күңелсез уйлар борчыды: лейтенант Коноваловның «КВ» танкысы дошман тылында калды. Ләкин фронтташ дуслары аның бер-ике көннән бригаданы куып җитәчәгенә шикләнмиләр, Семенның һәлак булу ихтималы турында иптәшләре башларына да китермиләр һәм аның кыен хәлдән чыгачагына ышаналар иде.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 651 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 02.05.2013 | Комментарии (0)

Иван Никитич Конев командалык иткән гвардияче һава-десант дивизиясе тарихы материалларында аның бөтен сугыш барышында диярлек дошманны күп тапкырлар җиңүе билгеләп үтелгән. Анда дивизия полкларының Курск дугасында Поныри станциясе янындагы героик оборонасы һәм Днепр аръягындагы плацдармда десант отрядларының батырлыгы, Украинада Корсунь-Шевченковский тирәләрендәге, Румыниядә һәм Венгриядәге һ.б. сугышлар турында язылган.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 632 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 02.05.2013 | Комментарии (0)

Күп кенә сугышлар ветераны өлкән сержант Колчановны, өченче тапкыр яраланып госпитальдә ятып, 1943 елның җәендә терелеп чыккач, үзе өчен яңа булган артиллерия частена җибәрделәр. Анда ул дивизионның разведчиклар отделениесе командиры итеп билгеләнде. Тәҗрибәле сугышчы, Ленинградны саклаучы һәм Волга янындагы канлы сугышларда катнашкан командир шуңа иреште ки, аның сугышчылары бик тиз арада бөтен полкка һәм дивизиягә билгеле булдылар. Алар турында: «Батыр, кыю разведчиклар, частьның иң яхшы сугышчылары», — диләр иде.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 545 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 02.05.2013 | Комментарии (0)

Татарстанда туып үскән Николай Козловның сугышчан биографиясе Ленинград белән бик нык бәйләнгән. 1939 елда әле яңа гына командир булган Козлов бөек Ленин шәһәренең иминлеге өчен ак финнарга каршы сугышты һәм Маннергейм линиясе ныгытмаларын штурмлаганда батырлык үрнәкләре күрсәтте. Ватан сугышында Козлов беренче көннәрдән үк Ленинградны саклаучылар сафына басты. Биредә ул Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаеклы булды һәм данлы шәһәр янында гитлерчыларны тар-мар итәргә бик аз гына калгач, 1943 ел азагында һәлак булды.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 614 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 02.05.2013 | Комментарии (0)

Кайчандыр, яшь чагында, Александр Васильевич Кирсанов укытучы булырга хыялланган иде. Ул, Казандагы китап төпләүче-мастер улы, революциягә кадәр зур кыенлыклар белән шәһәр училищесын тәмамлый алды һәм учительская семинариягә керде. Әмма шулай да аның теләге үтәлмәде: 1920 елда ул яшь Совет республикасын сакларга чакырылды һәм акгвардиячеләрне, интервентларны тар-мар итешергә китте.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 485 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 02.05.2013 | Комментарии (0)

Михаил Петрович Кирпоносның исеме Ватан сугышы алдыннан Татарстанда киң танылган иде. Ул (безнең республикада берничә ел (1934—1939 елларда) Казан пехота училищесы начальнигы хезмәтен үтәде.

Михаил Петровичның бөтен тормышы Совет Армиясе белән бәйләнгән. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан рядовой солдат Кирпонос революциянең башыннан ук аның яклы була. Ул хезмәт ияләре эше өчен көрәшкә бөтен көчен бирә. Башта тылда, аннары румын фронтында полк комитеты председателе, аннан соң корпус советы председателе итеп сайлана.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 642 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 02.05.2013 | Комментарии (0)

Идел ярларында каты сугышлар барган көннәрдә батарея командиры, агалы-энеле Галиевләрне мактап, еш кына:

— Чын егетләр! Берсеннән-берсе яхшырак!—дия иде. Әйе, Фәхрази белән Миргалим Галиевләр хезмәт иткән расчет батареяда гына түгел, бәлки бөтен полкта да иң яхшы расчетларның берсе иде.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 530 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 01.05.2013 | Комментарии (0)

Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Петр Михайлович Гаврилов беренче тапкыр кулына корал алды һәм Ватан сугышына кадәр аңардан аерылмады.

Эш курткасының җиңенә кызыл гвардияче тасмасын бәйләп, ул Казан урамнарында юнкерлар отрядларына каршы сугышты һәм ул вакытта контрреволюциянең соңгы терәге булган Кремльне штурмлауда катнашты. Меңнәрчә солдат һәм эшчеләр белән бергә ул тарихи моментның — шәһәр хезмәт ияләренең массовый митингысында Казанда совет власте игълан ителүнең шаһиты булды.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 924 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 01.05.2013 | Комментарии (0)

Кече лейтенант Гаврилов башта танкист булып сугышты. Казан танк училищесын тәмамлаганнан соң, ул Курск дугасында танк экипажы командиры иде; Полтавага барып җиткән һөҗүмнәрдә катнашты, яраланды һәм контузия алды. Госпитальдән соң Аким пехотага күчәргә тиеш булды һәм Днепрны кичкәндә гвардияче укчылар взводы командиры иде.
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Просмотров: 526 | Автор: Л. Ханин | Добавил: ursaevo | Дата: 01.05.2013 | Комментарии (0)

Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2021
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.