Понедельник, 19.04.2021
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
События в школе [127]
Новое на страницах сайта [2]
Новости образования в СМИ [28]
Обратите внимание! [23]
Интересное в сети [2]
Мәктәп яңалыклары [125]
Сайт яңалыклары [4]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 375
Реклама
Главная » Сайт яңалыклары
Файллар җыентыгының Китаплар бүлегендә сайт кулланучылар Каюм Насыринең "Китаб−әт−тәрбия" эше белән таныша ала.

...Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикәятләр, вәгазьләр вә нәсихәтләр һәммәсе, вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе − бер тәрбиядер, шул җәһәттән "Тәрбия китабы" дип ат бирдек.

Китап белән танышу: Каюм Насыри. Китаб−әт−тәрбия. −Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. −144 бит ===>

Категория: Сайт яңалыклары | Просмотров: 817 | Добавил: ursaevo | Дата: 14.12.2010 | Комментарии (0)

Файллар җыентыгының Китаплар бүлегендә Илдус Гыйләҗевның "Чатыртау тылсымы" шигырьләр җыентыгы урнаштырылган.

Илдус Гыйләҗев - автор публицист һәм мәхәббәт җырчысы, аның китабында авыл, аның кешеләре, туган җир, табигать төп тема булып тора.

Материалга күчү ====>

Категория: Сайт яңалыклары | Просмотров: 541 | Добавил: ursaevo | Дата: 17.08.2010 | Комментарии (0)

Файллар җыентыгының Китаплар бүлегендә Тәкия Шәрипованың "Ык буйлары − гомер бишегем: парчалар һәм шигырьләр" китабы урнаштырылган.

Тәкыя Шәһит кызы Шәрипова 1922 елның 29 июнендә Татарстанның Ютазы районы Кара-Зирек авылында туган. 1940 елда Бөгелмә шәһәрендә педучилище тәмамлап, Баулы районы Хансөяр мәктәбендә татар һәм рус телләре укытучысы, завуч булып эшли. Өч елдан соң элеккеге Тымытык, хәзерге Азнакай районына күчеп, лаеклы ялга чыкканчы балалар укыта. 1950 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Татарстан хөкүмәтнең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1974 елда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең V республика съезды делегаты була. 1998 елда "Сөембикә" журналы үткәргән конкурста I урынны яулый. Язучы Мәхмүт Хәсәнов премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Урсай авылында матур гына гомер кичерә.

Материалга күчү ===>

Категория: Сайт яңалыклары | Просмотров: 685 | Добавил: ursaevo | Дата: 09.08.2010 | Комментарии (0)

Бөек педагог Ян Каменский: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”, – дигән. Кызганыч, укытучыга бирелгән бәя, җылы сүзләр һаман кәгазьдә генә кала.

Намусы кушканча эшләп тә, иң түбән хезмәт хакы алып, тормыштан зарланмаучы кем дисәгез – ул укытучы булыр. Югары уку йортын тәмамлап, мәктәптә фән нигезләрен өйрәтә башлаган яшь укытучы 1500 сум хезмәт хакы ала. Ә Казанның “Ак барс” хоккей командасы җитәкчеләре Илья Ковальчук белән 3 миллион долларга (90 миллион сум) килешү төзегән. Бу сумма республика укытучыларының хезмәт хакын арттырып, ел буе түләргә җитәр иде.

Роберт Зариповның уйлануларын Статьялар каталогында укый аласыз ===>

Категория: Сайт яңалыклары | Просмотров: 761 | Добавил: ursaevo | Дата: 10.05.2010 | Комментарии (0)

Календарь
«  Апрель 2021  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2021
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.