Понедельник, 19.04.2021
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
Хикәяләр [1]
Шигырьләр [201]
Проза [2]
Сочинения [5]
Поэзия [0]
Иншалар [8]
Юмор [2]
КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ [11]
Каюм Насыйри.
Татар халык әкиятләре [54]
Легендалар [52]
Татар халык иҗаты
Мифологик хикәятләр [14]
Татар халык иҗаты
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 375
Реклама
Эшче һөнәре бүгенге көндә иң кирәкле профессияләрнең берсе. Күпләр югары белем алып, җылы урыннарга өмет иткән бер чорда гади эшче булып та, тормышта уз юлыңны табарга мөмкин. Әйтик, шофер, механизатор, токарь, слесарь, электрик, балта остасы, ташчы, буяучы кебек һөнәрләр бүгенге көндә дә бик кирәкле һәм хезмәт базарында сорала торган һөнәрләр булып тора. Әлеге һөнәр ияләренең дәрәҗәсен күтәрү өчен мәктәпләргә үз һөнәрен яратучы хезмәт алдынгыларын ешрак кунакка чакырырга, аларны яшьләр белән даими аралаштырырга кирәк дип уйлыйм мин.
Категория: Иншалар | Просмотров: 1814 | Добавил: ursaevo | Дата: 01.11.2011 | Комментарии (0)

Мин 8 нче сыйныфта укыйм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-узе күңелгә “Киләчәктә кем булырга?” дигән уйлар килә.

Тирә-ягымда искиткеч күп профессия кешеләре яши. Ә миңа кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Башта уйлар өермәсе, алар мине кызыктыра да, икеләндерә дә, киләчәккә дә чакыралар. Гел-гел әти-әни янында гына яшәп булмый бит инде.
Категория: Иншалар | Просмотров: 8266 | Добавил: ursaevo | Дата: 01.11.2011 | Комментарии (2)

Борын-борыннан иген игү — авыр, ләкин шул ук вакытта саваплы эш саналган. Икмәксез табынны күз алдына китерүе дә авыр. Барлык ризыклардан өстен бит ул! Ә шушы икмәк табынга килгәнче, күпме тир түгә игенче. Авыр хезмәткә тагын борчу-кайгылар өстәлә: иген дымга туенырмы, бөртекләр тук булырмы, вакытында җыеп алырбызмы?..
Категория: Иншалар | Просмотров: 4851 | Добавил: ursaevo | Дата: 01.11.2011 | Комментарии (0)

Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян Сатдин (Сәгьдетдин)—аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган. Шул, ике улы белән төнлә урманда кунганда, шүрәле күргәнен сөйләгән.
Категория: Мифологик хикәятләр | Просмотров: 611 | Добавил: ursaevo | Дата: 06.10.2011 | Комментарии (0)

Бер авылда көтүгә җибәргән ат тирләп-пешеп кайта. Авылларында Шәмсетдин дигән карт була, аңа киңәш итәләр. Карт: «Атка шүрәле атланып йөри торгандыр»,— ди дә сыртына сумала ябыштырып җибәрергә куша. Иртәгесен атның кайтыр юлында хатыннар табагачлар белән чыгып саклап торалар. Алар саклаган юлдан кермичә, ат, икенче юлдан кайтып килә, җилкәсенә шүрәле малае атланган, ди, сумалага ябышып, төшә алмый икән бу.
Категория: Мифологик хикәятләр | Просмотров: 604 | Добавил: ursaevo | Дата: 06.10.2011 | Комментарии (0)

Карабай авылыннан бер агай, тышаулап, атын кырга җибәрә икән. Шулай беркөн иртән барса атын алырга — ат шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә, көнозын сабан сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана.

Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. «Тукта әле,— ди агай,— кызык итим әле үзеңне бер». Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып, ишек алдына чыга.
Категория: Мифологик хикәятләр | Просмотров: 617 | Добавил: ursaevo | Дата: 06.10.2011 | Комментарии (0)

Бу «Шыгалы асгы» дигән урында элек Шыгалы авылы булган. Анда Шыгалы хан торган. Аның йортының капкалары чуеннан булган.

Чуен капкаларның шыгырдап ябылган-ачылган тавышлары еракларга ишетелеп торган.
Категория: Мифологик хикәятләр | Просмотров: 599 | Добавил: ursaevo | Дата: 06.10.2011 | Комментарии (0)

Бер кешенең Айбат ачыклыгындагы җәйләүдә елкы көтүе булган. Өер айгыры булган — көтүне алып йөрүче. Шул айгыр көннән-көн бетеренә башлый. Бу кешенең исеме Вәтәй икән. Ул сукыр карт булган. Уллары бу турыда әйтәләр Вәтәйгә.
Категория: Мифологик хикәятләр | Просмотров: 585 | Добавил: ursaevo | Дата: 06.10.2011 | Комментарии (0)

Бер кич шулай Мөхәмөтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз.
— Беләсенме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр?

Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайтканнар.
Категория: Мифологик хикәятләр | Просмотров: 559 | Добавил: ursaevo | Дата: 06.10.2011 | Комментарии (0)

Булган, ди, бер егет. Ул урманга утынга барган, шүрәле килеп чыга да әйтә:

— Абзый, әйдә кытый-кытый уйныйк,— ди.

— Без уйнарбыз, элек менә шушы бүрәнәне минем арбага кисеп салыйк әле,— ди.
Категория: Мифологик хикәятләр | Просмотров: 650 | Добавил: ursaevo | Дата: 06.10.2011 | Комментарии (0)

1 2 3 ... 34 35 »
Календарь
«  Апрель 2021  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2021
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.