Четверг, 13.12.2018
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
Наши ветераны [7]
Герои Азнакаевского района [4]
Воспоминания о войне [3]
Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар [3]
Память [6]
Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары [50]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 366
Реклама
Главная » Статьи » Мы помним! Мы гордимся! » Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары

КАЗАКОВ АЛЕКСАНДР АФАНАСЬЕВИЧ
1944 елның июнендә Совет гаскәрләре Белоруссиядә немецларның оборонасын өзәргә хәзерләнделәр, һөҗүм башланырга берничә көн калгач, укчы полк командиры майор Чунихин частьның сугышчан бурычы белән таныштыру өчен офицерларны штабка җыйды. Анда катнашучылар өстәлгә җәелгән картага иелгәч, майор подразделениелар командирларына обстановканы аңлатып:

— Дошман оборонасын өзүдә төп бурычны өлкән лейтенант Казаков командалыгындагы икенче батальон үти...— диде.

Батальон беренче көнне үк немецларның Головичи авылы янындагы куәтле ныгытмалар полосасын җимерергә һәм, һөҗүм итүчеләр өчен Могилевка юл ачып, Проня елгасын сугышып кичәргә тиеш иде.

Казаковны үзенә йөкләнгән операциянең катлаулы һәм авыр булуы куркытмады. Өч ел эчендә ул күп сугышларда катнашты, Вязьма һәм Смоленск тирәләрендә канын койды. Аңа илбасарларга илнең йөрәгенә килү юлын киртәләп оборонада бик нык торырга һәм, көнбатышка таба җиңүле һөҗүм башлангач, аларның ныгытмаларын штурмларга еш кына туры килгәләде.

Һөҗүм алдыннан көннәр дә, төннәр дә киеренке хәзерлек белән үттеләр. Һәр укчы взвод һәм рота булачак сугышта үзләренең урыннарын һәм бурычларын беләләр иде. Билгеләнгән сәгатьтә дошманның каршылык күрсәтү узелларының һәм ныгытмаларының көлен күккә очыру өчен төннәрен артиллеристлар орудиеләрен яшерен рәвештә алгы сызыкка чыгарып урнаштырдылар. Разведчиклар дошманның һәр адымын күзәтеп тордылар, саперлар Проня елгасы аша кичүгә хәзерләнделәр.

Ниһаять, 23 июньдә «ут ачарга» дигән приказ яңгырады.

Тирә-юньне орудиеләрнең дәррәү залпы тетрәтте. Билгеләнгән вакытта Казаков үз укчыларын елга буена алып төште. Алар, саперлар һәм артиллеристлар ачкан «капка» аша үтеп, немец позицияләренә барып җиттеләр. Сугыш озакка сузылды, әмма батальон бер траншея артыннан икенчесен фашистлардан чистартып һаман алга барды. Бу сугыштан соң Казаков сугышчан бурычны үтәү турында полк штабына хәбәр итеп, дошманның 350 дән артык солдат һәм офицеры юк ителүен, 65 кешесе пленга алынуын, трофейлар кулга төшерелүен әйтте.

Могилевка бару юлларында һөҗүм итүче частьларга берничә ныгытылган рубежны җимереп үтәргә кирәк иде. Проня, Бася, Днепр һәм башка елгалар ярларында корылган бу оборона линияләре биредә совет гаскәрләрен атналар һәм айлар буена тоткарларга исәп ителгәннәр иде. Ләкин вакыйгаларның барышы Гитлер генералларының исәпләрен челпәрәмә китерде.

Казаков батальоны һаман сугышта булды. Оборонаның яңа линиясен өзгәндә, ул үзенең шактый сирәгәйгән роталарын төнлә белән дошман оборонасының алгы сызыгына китерде.

Иртә белән, артиллерия хәзерлеге тынып өлгергәнче үк, Казаков сугышчыларны атакага күтәрде. Немецлар өстенә пехота белән бергә танклар да ташланды. Бу удар нәтиҗәсендә дошман позициясеннән бәреп чыгарылды, һәм батальон чигенүче оккупантларны эзәрлекли китте.

Бер взвод командиры, үлгән гитлерчы кесәсеннән табылган листовканы Казаковка биреп:

— Илбасарларның эше хөрти, күрәсең, иптәш өлкән лейтенант. Карагыз, нәрсә язалар,— диде.

Бу листовкада немец армиясе командованиесенең солдатларга мөрәҗәгате басылган иде. Анда Казаков: «Һәртөрле атакаларга һәм прорывларга карамастан, руслар безнең җанлы көчләребез валы белән Германия империясе чикләреннән еракта туктатылырга тиешләр»,— дигән сүзләрне укыды.

Шуннан соң ул сугышчыларга:

— Фашистларга бернинди «җанлы валлар» да ярдәм итә алмаячак. Без, Днепрны кичеп, Минскины алырбыз. Дөрес бит? — диде.

Сугышчылар аңа:

— Һичшиксез алырбыз, иптәш командир,— диделәр.

Һөҗүмнең бишенче көнендә совет частьлары Могилев районында Днепрга чыктылар. Алар, шәһәр оборонасының тышкы боҗрасын өзеп, Днепр буендагы полосага урнаштылар. Анда аларны каршы як ярдагы биеклекләргә урнашкан дошман артиллериясе һәм минометлары ут белән каршыладылар.

Казаков батальоны, башка подразделениеләр кебек үк, дошман утына бөтенләй диярлек җавап бирмәде: алар, елганы кичү һәм кискен атака ясау өчен, төн җиткәнне көттеләр. Көндезен, елга аша кичү урыны эзләп, көймәләр һәм җиңел саллар хәзерләп, разведчиклар һәм саперлар гына хәрәкәт иттеләр.

Каушап калган немецлар төнлә елга өстенә атуларын көчәйтсәләр дә, батальон аны уңышлы һәм югалтуларсыз кичте. Уң як ярга чыгу белән, гитлерчыларның беренче һөҗүмен кире кайтаргач, Казаков сугышчыларга окоплар казырга боерды. Төннең калган өлеше окоплар казу белән үтте.

Дошманның барлык контратакаларын кире кайтарып батальон алга киткәнче, Казаков сугышчылары 150 немецны пленга алдылар, ә үтерелгән немецлар пленга алынганнарыннан да күбрәк иде. Дошманны эзәрлекләп бару дәвам итте. Белоруссияне тулысынча азат итү көне якынлашып килгәндә, Казаков бер сугышта авыр контузия алды һәм шуннан соң аңа Белоруссия җиреннән соңгы илбасарларны куып чыгаруда катнашырга туры килмәде. Советлар Союзы Герое дигән исем аңа 1945 елның 24 мартында бирелде.
Категория: Советлар Союзы Геройлары - Татарстан уллары | Добавил: ursaevo (28.03.2013) | Автор: Л. Ханин
Просмотров: 243 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2018
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.