Суббота, 16.02.2019
МБОУ СОШ с. Урсаево
Меню сайта
Категории раздела
Авыл һәм мәктәп тарихы [8]
Халкыбыз язмышы турында уйланулар [8]
Р. Зариповның "Татар кешесе беренче маймыл булганмы?" китабы
Еллар авазы [13]
Зарипов Робертның китабы.
Азнакай – Тымытык төбәге тарихы [50]
Зарипов Робертның китабы
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 368
Реклама
Главная » Статьи » Безнең тарихыбыз » Азнакай – Тымытык төбәге тарихы

II кисәк. XXI БҮЛЕК.ТАБИГАТЬНЕ САКЛАУ − БӨТЕН ХАЛЫК ЭШЕ

Районда 1994 елда Ык төбәге махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе оештырылу нәтиҗәсендә табигатьнең ничек саклануы, экологик торышы буенча тикшерүләр уздырыла, һәртөрле су, туфрак, һавага лаборатор анализлар алынып, конкрет төзәтү чаралары күренә.

Ык елгасын саклау мәсьәләсе төбәкара масштабларда да күтәрелде. 1994 елның 24 июнендә Азнакайда «Ык елгасы бассейны трансчик суларыннан рациональ файдалану һәм бергәләп саклау турында» килешү төзергә тирә-күрше өлкәләрнең табигатьне саклау буенча министрлары, танылган галимнәр, башка җитәкчеләр җыелган иде. Конкрет фәнни-практик чараларны эченә алган бу килешү өстәмә тәкъдимнәре белән 150 биттән тора һәм һәм аны Екатеринбургтагы Россия фәнни-тикшеренү институтының танылган галимнәре эшләгән.

Ыкны саклау максатыннан шушы төбәкләр мәктәпләрендә яшь талантлар арасында «Саф каләм» регионара конкурсы үткәрү традициягә керде. Ык елгасы иген басуларын, печәнлек-тугайлыкларны, урманнар, болынлыкларны, дача-бакчаларны, авыллар һәм шәһәрләрне бетмәс-төкәнмәс сулары белән туендырып ага да ага. Елганың үзендә исә эшчән кондызлар хәзер банан тәмен хәтерләткән камыш төпләрен, усак агачларын кимереп аударалар, усал җәеннәр үрдәк-каз бәбкәләрен эләктерергә чамалыйлар. Туган җиребезнең иң гүзәл, матур урыннары. Ык безнең бик борынгы һәм горурланырлык елгабыз. Бу тарихи әсәрләрдә, истәлекләрдә дә бик ачык раслана. Моннан алты гасыр элек Бөек Болгар заманында иҗат ителгән «Идегәй» дастанында мондый юллар бар:

Чулман елгасы ярларын
Юкә урманы баскан,
Ык-елга тыныч ага,
Аннан китә Чулман.

Ике гасыр элек Ык буйлары бөек язучы Сергей Аксаковны үзенә әсир иткән. Чуваш поэзиясе классигы Константин Иванов Ык буенда туып үскән һәм күп кенә шигырьләрен багышлаган. Танылган шагыйрь-язучылар Хәйретдин Мөҗәй, Фатих Кәрим, Нур Баян, Фәнис Яруллин, якташыбыз Урсай авылы егете Илдус Гыйләҗев һ.б. бик күпләргә Ык тугайлыклары иҗади канат куйган.

Ык елгасы табигать истәлеге буларак, Министрлар Советының карары нигезендә (СМ ТАССР от 10.01.78 г. «О признании водных объектов памятниками природы») раслана.

Ык елгасы − Чулман (Кама) елгасының сул кушылдыгы. Су туплау чикләре, Башкортостан һәм Оренбург өлкәсеннән башка, Татарстан республикасының 9 административ районының, шул исәптә Азнакайны да үз эченә ала. Елганың озынлыгы 462 км, кайбер чыганаклар буенча 590 км. (Трда 139 км, Азнакай ичкләрендә − 65 км). Су туплау мәйданы 14986 км2. Елга Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгын бик тирән итеп ергычлый, ә үзәнлекләре асимметрияле Азнакай территориясеннән ага торган өлеше урта агымы булып йөртелә. Бу Иделалды регионында зур елгаларның берсе буларак хуҗалык һәм культура-көнкүреш ягыннан бик зур әһәмияткә ия.

Стәрле елгасы − Ык елгасының сул кушылдыгы. Балтач авылыннан 7 км. Ераклыктан башланып, Урманай авылыннан югарырак төп елгага коя. Су туплау урыны тулысынча Азнакай районына туры килә, мәйданы − 645 км2, озынлыгы 56,4 км. Елга калку булган тигезлектән ага. Стәрле елгасының 17 кечкенә кушылдыгы бар, иңе 8-10 метрга җитә. Ык елгасы белән чагыштырганда ул аз сулы. Аның бассейнында 7 буа төзелгән һәм бүгенге көндә халык хуҗалыгында кулланыла.

Азнакай дәүләт аучылык заказнигы

Заказник Министрлар Советы карары тарафыннан (СМ ТАССР № 243 р от 28.12.78 г.) расланган. Бу объект 30 мең гектар урман җирләрен үз эченә ала, Азнакай урман хуҗалыгына карый. Заказникның максаты урман һәм дала төрләренә керә торган җәнлекләрне-кошларны: поши, суер, кыр кәҗәсе, көртлек, боҗыр, кыр тавыгы (суер-байбак, кыр тавыгы Кызыл китапка кертелгән) һ.б. саклау. Бу җирләрнең күпчелек өлеше кыр-басу (21,1 мең гектар), урман өлеше 8,9 мең гектар.

ФАКТЛАР

Татарстан һәм Төркия дәүләтләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту шәһәрләр арасындагы дуслык аша да салына. Азнакай шәһәре делегациясе Тартус шәһәрендә булып, тарсуслылар Азнакайга килеп бер-берсенең көнкүреше, хезмәте, мәдәнияте белән таныштылар.

Төрки дусларыбыз хөрмәтенә шәһәребездә Тартус паркы булдырылды һәм аны ачу тантанасында төрек дусларыбыз үзләре дә катнаша. Бүген әлеге паркка яңа гаилә коручылар да, юбилейларын үткүреп йөрүчеләр дә үз агачларын утырталар. Элемтәләр көннән-көн киңәя бара. Шәһәребезнең татар гимназиясе татар-төрек лицее итеп үзгәртелде. Укучылар үз ана телләре, рус теле белән беррәттән төрек телендә дә белем алалар. Киләчәктә дә элемтәләр өзелмәс, дуслык ныгыр дип уйлыйбыз.

Владимир үре (итәге)

Дәүләтнең табигать заказнигы булып Министрлар Советы карары (СМ ТАССР №313 от 23.07.91 г.) нигезендә 68 гектар җирдә раслана. Ул Бөгелмә урман хуҗалыгы (Актүбә Урманчылыгы) җиренә урнашкан. Тугыз гектар урман, 59 гектары Актүбә совхозыныкы.

Монда бик күп сирәк очрый торган үсемлекләр очрый. Дару үләннәренең булуы белән әһәмияткә ия. Саклау режимы үтәлми: көтү, нефть чыгару, урман һәм куаклыкларны кисү.

Чатыртау – районыбыз горурлыгы

1999 ел. 23-24 июньдә Азнакайда Чатыртау табигать һәйкәленә дәүләт заказнигы статусы бирү мәсьәләсе буенча ТР Табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы үтте.

1972 елның 19 маенда ТАССР Министрлар Советының «Чатыртау тавын табигать дәүләт заказнигы итеп тану турында» 251 нче карары кабул ителде һәм 130 гектар мәйдан бүлеп бирелде. Моңа дүрт төп күрсәткеч сәбәпче булды:

  1. Чатыртау итәкләреннән кечкенә инешкә төшкәндә, байбакларның көньяк-көнчыгыш биләмәләре җәелеп киткән, ягьни 200гә якын җәнлек исәпләнә.
  2. Географик планда бу республикабызда иң биек нокталарның берсе. Чатыртау диңгез өсте тигезлегеннән 334,5 м биеклектә ята, итәкләренең төгәл ассиметрик күренеше белән бик тә кызыклы.
  3. Ботаник яктан биредә күп төрле кыр һәм далаүсентеләре табылды.
  4. Җирле кешеләрнең әйтеп калдыруынча, Чатыртауның иңкүлек-чокырсу мәйданчыкларының берсендә Емельян Пугачев отрядлары шактый вакытка база итеп урнашалар.

СССР фәннәр академиясе Биология институты экспедициясе иң башлап бу участокка 1948 елда килә. Алар үз алларында пәйда булган күренешне түбәндәгечә сурәтлиләр: «Чатыртау ачылган бу матурлык белән без тәмам әсир калдык. Көнчыгыш итәкләре рәт-рәт яфраклы агачлар белән капланган, дала-кырлар белән чиратлашкан, ә арырак Ык тугайлыклары һәм аның уң як текә ярлары күренә. Төньяк һәм көньякта ялгыз каеннар һәм зур булмаган каенлык яки каен-имәнлекләр белән байбак биләмәләре ачыла. Көнбатыш якта Стәрле елгасы ага һәм тугайлыклар җәелә».

Кырыгынчы елларда Чатыртау яшел үсентеләр һәм чал кылганнар белән аерылып тора. Биредә күгелҗем тонконог, ком фиалкасы, башаклы яушан, урыс тал-тирәге, нарат урманнарының иярченнәре булган үлән үсемлекләре табыла, ягъни болар монда элек нарат урманнары булганлыкны раслый. Алмашка яфраклы урманнар үскән, моңа имәннәр яушаны, плюшсыман будра, урман җиләге һ.б. үсемлекләр характерлы булып торалар. 1926 елда биредә профессор М.В. Марков опушеннолист кылганы да таба. Алга таба, җирлекнең гомуми үзгәрүеннән, урманнар кисү сәбәпле, су балансының бозылуы һәм елгаларның үзгәрүе нәтиҗәсендә чүл үсемлекләренең үсүенә уңайлы шартлар туа. Моннан тыш, күпләп терлек көтү дә көтүлекләрнең такыраюына һәм кайбер төр үсемлекләрнең тулысынча юкка чыгуына китергән.

Җәнлекләрдән монда төп яшәүче булып байбаклар тора. Ерактан ук кырыйлары үсемлекләрдән арынган, өскә туфрак өелгән оялар күренә. Зоологлар байбакларның үз-үзләрен тотышларын түбәндәгечә тасвирлаганнар: «Байбакларда бер-берләрен тәэмин ителеш бик әйбәт куелган. Ашау вакытында оя башында «дежур» байбак тора, тирә-юньне басып күзәтә, берәр төрле куркыныч кош күренсә яки кеше килсә, ул шунда ук тревогалы сигнал бирә. Ә ашаучы байбаклар икенче сызгыруында ояга ук чумалар. Тынычландыргыч сызгыруда кабат ашый башлыйлар. Өлкән байбакларның берсе барлык биләмәнең куркынычсызлыгы өчен кайгырта. Яңгыр вакытында ояга агып төшкән су белән байбакларның ояны ничек чистартуларын күзәткәннәр һәм аннары моны эксперименталь тикшергәннәр. Байбаклар агып төшкән су белән өстән юеш туфракны кырып алалар, ә барлыкка килгән ләмне шарлар итеп оядан чыгарып ташлыйлар».

Чатыртау биләмәләрендә шулай ук слепушонкалар, звереман әрләне, соры әрлән, дала пострушкасы һәм дала тычканы эзләре табылган.

ТР табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Ык буе дәүләт регионара инспекциясе оешканчы (1994 ел) Чатыртау дәүләт һәйкәлен һәм аның торышын саклау җирле властьлар тарафыннан башкарылган. Аншлаглар куелган, агачлар утыртылган, паспортлар тутырылган, саклау йөкләмәләре төзелгән һ.б.

Ләкин бу биләмәләрдә тереклек һәм үсемлекләр дөньясын саклауга көчләр җитмәгән. Чатыртау итәкләре сарыклар, башка терлек көтүлекләреннән таптатылган.

1994 елда, ТР табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Ык буе дәүләт регионара инспекциясе оешкач, район һәм шәһәр хакимияте, экологик фонды яклавында Чатыртауны элекке хәленә кайтару буенча киң колачлы эшләр җәелде. Махсус техникадан тыш, гадәти тракторлар белән тау итәкләренә урман үсентеләре утыртылды, 100 гектарга якын җир киртә белән ихаталанды. Нәтиҗәсе озак көттермәде. Иңкүлекләренә ТРның Кызыл китабында булган күп төрдәге куе үлән катламы калкып чыкты. Байбакларның саны да артты һәм охотоведлар аларны башка урыннарга да күчерәләр.

Бүгенге көндә тауның көнбатыш, төньяк-көнчыгыш итәкләрендә су һәм җил эрозиясенең үсешен туктату зур проблема булып тора, моңа исә терлекләрне күпләп көтү сәбәпче булган. Әмма Ык буе дәүләт инспекциясенең күп тапкырлар кисәтүенә карамастан, Уразай һәм Сәпәй авылларының көтүләрен йөртү дәвам итә. Эрозиягә каршы көрәшергә, туфракның юылуын, чокырларның үсүен бетерергә кирәк.

Бу көннәрдә Чатыртауны комплекслы дәүләт заказнигы итеп оештыру буенча карар әзерләнә. Аның мәйданы 4073 гектар тәшкил итә: беренчесе − Чатыртауны 2000 гектарда үз эченә алган ландшафт биләмәсе, икенчесе − урман-дала комплексы (Ык елгасы буендагы тугайлыклар) − Чәкән авылы буендагы 2073 гектар мәйдан, монда ТРның Кызыл китабына кертелгән 10 нан артык төрдәге үсемлекләр, җәнлек-терлекләр бар.

Заказник биләмәләрен аерым саклау режимын тәэмин итү өчен аның дирекциясе һәм инспекторлык хезмәте оештырылачак.

ТР Табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы хезмәткәрләре, район һәм шәһәр хакимияте тырышлыгы белән Чатыртауны, аның үсемлекләрен, тереклеген саклау матур нәтиҗәләр бирер, дип ышаныйк. Район халкы бу кыйммәтле тере табигать почмагының кирәклеген аңлый. Һәм заказникны тотуда аерым режимны табигатьне саклау законнары таләпләре югарылыгында үтәү мәсьәләсенә зур кайгыртучанлык, олы хөрмәт белән карый. Чатыртау − районның горурлыгы ул!

Табигатьне саклау Ык буе дәүләт регионара инспекциясе.

Кече авыллар яңарсын, яшәрсен!

ХХ гасыр башында Азнакай һәм Тымытык төбәгендә 116 торак пункты исәпләнгән. Шул чор эчендә төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә (колхозларны эреләндерү, перспективасыз авыллар) 39 авыл юкка чыккан.

Районның кече авылларын саклау һәм алга таба үстерү чаралары турында
КАРАР

Район тарихын саклау, яшәп килүче торак пунктларын төзекләндерү һәм яшәртү максатында:

  1. Кече торак пунктларын һәм җирле үзидарә Советлары составыннан чыгарылган аз кеше яшәүче торак пунктларын контрольгә алу һәм эшләрне координацияләү буенча Азнакай районы һәм Азнакай районы хакимияте башлыгы җитәкчелегендә район комиссиясен расларга.
  2. Зиратларның торышына ревизия үткәрергә, Азнакай районы җирле үзидарә Советлары составыннантөрле чорларда чыгарылган торак пунктлары исемнәрен күрсәтеп күрсәткечләр урнаштырырга.
  3. 1999 елның 1 июленә кадәр яшәп килүче торак пунктлары гражданнарының җыеннарын үткәрергә, тормыш шартлары, төзекләндерү, санитария чистартуы буенча чаралар планы эшләргә һәм 1999 елның 10 июленә кадәр Азнакай рацоны һәм шәһәре хакимияте башлыгы каршындагы Советка расларга кертергә.

Ә. ИСХАКОВ, Азнакай районы һәм
шәһәре хакимияте башлыгы.

Төрле чорларда җирле үзидарә Советлары составыннан чыгарылган торак пунктлары исемлеге:

Мәлбагыш җирле үзидарә Советы − Кызыл Бүләк; Әлкәй җирле үзидарә Советы − Бизменовка, Ташлы Түбә; Кәкре Елга җирле үзидарә Советы − Үрнәк, Куәтле Елга, Яшләү; Сәпәй җирле үзидарә Советы − Зирекле Елга; Балтач җирле үзидарә Советы − Стәрлебаш; Әгерҗе җирле үзидарә Советы − Зверевка, Монашкино, Шкаповка, Ободовка, Тимашево, Холмовка; Урсай җирле үзидарә Советы − Бугаевка; Чалпы җирле үзидарә Советы − наратлы, Каенлы күл, Кәҗәбаш; Чубар Абдул җирле үзидарә Советы − Яңа Ташлыяр, Кызыл Йолдыз, Кызыл Чишмә; Югары Стәрле җирле үзидарә Советы − иске Түбән Стәрле; Вахитов җирле үзидарә Советы − Муллабай; Урманай җирле үзидарә Советы − Муратовка, Көчле Бүләк, Галимовка, Яңа Чәкән, Григорьевка, Май заводы; Карамалы җирле үзидарә Советы − Урсайключ; Чемодурово җирле үзидарә Советы − Гремячка, Ивановка, Фаевка, Пьяный поселок; Микулино җирле үзидарә Советы − Павловка, Винзавод (Ударник) поселогы.

Искәрмә: Мәмдәл, Сугышлы, Чулпан торак пунктлары турындагы тарихи мәгълүматлар юк.

Районда яшәп килүче торак пунктлары (25 йортка кадәр) исемлеге:

Мәлбагыш җирле үзидарә Советы − Каменка, Осиновый Гай, Танаевка, Елгабаш; Кәкре Елга җирле үзидарә Советы − Якты Юл; Илбәк җирле үзидарә Советы − Ирекле Тархан, Тырыш; Сәпәй җирле үзидарә Советы − Мачаклыбаш; Балтач җирле үзидарә Советы − Камышлы Күл (Фрунзе), Карамалы Елга (Чалтаймас); Үчәлле җирле үзидарә Советы − Кызыл Йолдыз; Сукаеш җирле үзидарә Советы − Курай Елга; Чубар Абдул җирле үзидарә Советы − Митрофановка; Вахитов җирле үзидарә Советы − Константиновка; Чемодурово җирле үзидарә Советы − Тетьвельево, Баланлы, Түбән Соколка; Микулино җирле үзидарә Советы − Йолдыз, Владимировка, Александровка, Дмитриевка.

Категория: Азнакай – Тымытык төбәге тарихы | Добавил: ursaevo (22.01.2013) | Автор: Зарипов Р.С.
Просмотров: 1091 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Сейчас на сайте
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наша кнопка
МБОУ СОШ с. Урсаево
Реклама
Copyright МОУ СОШ с. Урсаево © 2008—2019
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ursaevo.ucoz.net обязательна.